Айгөл Вәкилованың зур җиңүе

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
 

21-22 декабрьдә Бөгелмә шәһәрендә Татарстанның иң көчле чаңгычыларының узышы (“Гонка сильнейших”)үтте. Анда Актаныш 2 нче урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы, спорт мастерлыгына кандидат Айгөл Вәкилова зур уңышка иреште.

Ул 21 декабрьдә классик йөреш буенча 5 км арада, ә икенче көнне ирекле йөреш буенча 10 км арага узышуда 30 дан артык яшьтәшен җиңеп, алтын медаль яулады. Көн саен – алтын медаль! Алай гына да түгел әле, Айгөл 2 дистанциядә дә Татарстан буенча хатын-кызлар арасында III урын яулады! Тиздән Россия буенча да җиңә башласын иде дигән теләк телисе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International