Район бюджеты тулысынча кабул ителде

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

23 декабрьдә Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш XXXV утырышы булып узды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителеп тулысынча расланды:

 

1.       Актаныш муниципаль районының 2014 елга, 2015 һәм 2016 елларга планлаштырылган чорга бюджеты турында.

 

2.       Районның Мактаулы гражданы исемен бирү турында.  

 

Көн тәртибенең барлык мәсьәләләре дә тыңланып тикшерелде, тиешле карарлар расланды.

Шулай итеп, Актаныш муниципаль районының 2014 елга, 2015 һәм 2016 елларга планлаштырылган чорга бюджеты икенче укылышта кабул ителде. Аннан соң, үз гомерен район игенчелеген үстерүгә багышлаган Ринат Гариповка һәм марафонга йөгерү буенча данлыклы спорт остасы Фирая Жданова- Солтановага         районның Мактаулы гражданы исеме бирелде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International