«Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин дәүләт учреждениеләрендә һәм республиканың кайбер предприятиеләрендә яңа ел кичәләрен кичектерү белән бәйле вәзгыятне шәрехләде.
“Республика җитәкчелегеннән Татарстан Республикасы оешмаларында һәм предпритяиеләрендә яңа ел кичәләрен үткәрүне тыю булмады. Әйе, чыннан да, ТР Президенты Аппараты традицион яңа ел кичәсеннән баш тартты. Бу инициатива белән Аппарат хезмәткәрләре, Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелегендә эшләүчеләр шундый инициатива белдерде. Бу күп кенә татарстанлылар белән шәхсән республика Президентына да кайгы китергән күптән түгел булган фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашу белдерү акты.
Әмма Рөстәм Миңнеханов беркайсан да үз гаилә хәлләрен җәмәгатьчелек эшенә катнаштырмады. Ул республика предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары яңа ел бәйрәмен үткәрүдән баш тартуларына каршы!
Республика өчен авыр ел булды, әмма искә төшерерлек, горурланырлык уңышлар бар, Татарстан бернәрсәгә карамастан, киләчәккә оптимизм белән карый.
Яңа ел корпоратив кичәләре һәрвакыт коллективлар өчен берләштерү факторы булды. Бәйрәмне үткәрүгә каршы килүнең мәгънәсе юк! Шулай итеп иске елны озатырга теләүче ведомстволар, предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре ТР Президентына “аю хезмәте” күрсәтә, татарстанлылар арасында аның имиджына зыян китерә”, - диелгән шәрехләүдә.