Бүген район Советының утырышлар залында видеоконференция режимында массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүче белгечләр һәм җитәкчеләр өчен махсус семинар үтте. «Гадәттән тыш хәлләрдә массакүләм мәгълүмат чаралары белән ведоствоара хезмәттәшлек” дип аталган семинарны Татарстан Республикасы Президенты аппараты матбугат үзәге «Интерфакс» агентлыгы белән бергә оештырды.
Семинарны алып баручы «Интерфакс» агентлыгы генераль директоры урынбасары, мәгълүмати агентлыкларда озак еллар эшләгән журналист Николай Касьянов бүгенге көндә мәгълүмати кырда эшләүнең төп юнәлешләре турында сөйләде.