Бүген Актаныш технология техникумының 106 чыгарылыш курс студентлары диплом алды

2026 елның 26 июне, җомга

Бүген Актаныш технология техникумының 106 чыгарылыш курс студентлары диплом алды.

Тантаналы чарада район башлыгы Ленар Рафак улы да катнашты. Егет-кызларны истәлекле көннәре белән тәбрикләп уңышлар теләде ул.

"Бүген сез гади диплом гына түгел, ә тормышта кирәк булган һөнәр үзләштереп олы юлга аяк басасыз. Үз – үзегезгә ышаныгыз, куелган бурычлар өстендә тырышып эшләгез, авырлыклар белән очрашканда төшенкелеккә бирелмәгез, ә иң мөһиме – кеше булып калыгыз һәм барысы да сезнең яхшы булачак!
Кайда гына булсагыз да, “Ул Актаныштан” дип горурланып сөйләргә язсын.
Чөнки техникумыбыз ул бүгенге көн геройларын тәрбияләгән уку йорты. Бүгенге көндә Илебез сагында, тынычлык өчен көрәшкән бик күп райондашыбыз шушы уку йортын тәмамлаган. Тезхникум ул һөнәр генә биреп калмый, ә характер, егетләрдә чын ир-атлар сыйфатларытәрбияли... " дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International