Кичә, 18 декабрьдә “Яшьлек» мәдәни үзәгендә халык тыңлаулары үтте. Анда Актаныш муниципаль районының 2014 елга, 2015 һәм 2016 елларга планлаштырылган чорга бюджеты турындагы мәсьәлә каралды. Чараны Актаныш муниципаль районының башлыгы Фаил Камаев алып барды. Планлаштырылган чорга район бюджеты турында финанс- бюджет палатасы рәисе Кадрия Каюмова чыгыш ясады. Тәкъдим ителгән район бюджет проекты җыелышта уңай бәяләнде, кергән тәкъдимнәр һәм өстәмәләр белән Актаныш район Советына раслауга кертергә дигән карар кабул ителде
.jpg)
.jpg)