Сәфәрләрнең Казанга сәфәре

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Сәфәр халык театры куйган спектакльне мин уйга бирелеп карап утырдым. Авыл кешесе­нең эше кы­рык­маса-кырык якта кырылып ята. Шәһәр кешесе кебек эшеннән кайтып, ике-өч бүл­мәле фатирын җыештыру белән генә бетми бит әле аларның эш­ләре. Абзар тулы малы, йорт-курасын тәртипкә китерәсе бар. Балаларга да вакыт ки­рәк. Моңа өстәп, вакыт табып кичләрен клубка репе­ти­ция­ләргә дә йөрергә өлгерү­челәргә сокланмый мөмкин түгел.

 
 

Сәфәрлеләр быел яшь драматург Рузилә Җамалие­ваның “Ялгыз имән шаһит” дигән драмасын сәхнәләш­тергән. Бер караганда гади кебек кенә тоелган сюжет уен барышында уйландыра, әллә кайларга алып кереп китә. Әле генә күздән яшьләр чыга, инде кычкырып көлеп җи­бәрәсең. Билгеле, бу – артист­ларның осталыгы. Яшьлекнең бер фаҗигасен, зур хатасын йөрәккә үтеп керә алырлык итте сәфәрлеләр. Төп герой Рамил абый Мөхәммәдиев – Сәфәр мәдәният йорты, халык театры директоры. Мин аны бик яхшы кеше, оста гармунчы буларак белә идем. Ә ул әле оста артист та икән бит. Режиссер, театр белгече Камил Саттаров та Сәфәр халык театрының электән көчле коллектив булуын ассызык­лады. Районда гына түгел, рес­публикада әйдәп баручы халык театры, дип мактады.

 
 

Әлеге спектакльдә сыйныфташым, хәзер Сәфәр мәк­тәбе директоры Әхсән Нургалиевны күрү икеләтә сөенеч булды. Укыганда бик җитди, тү­гәрәк башлы математик, аеруча әдәпле егет иде ул. Ә бу спектакльдә франт Париж егете образын шундый итеп тудырды ки, чыннан да Әх­сәнме соң бу дигән уй йөгереп үтте. Талант ул яши-яши ачыла икән.

 
 

Дус егет ролен уйнаган, әле кичә генә мәктәп партасы арасыннан чыккан Разил Фәр­хет­диновның сәхнәдә үзен иркен тотуын күргән тамашачы аның сәнгать юлын сайламаганына аптырагандыр.

 
 

 Дөньяның агын-карасын күп күргән, тормышта дөрес киңәш бирерлек әби белән бабай ролен уйнаганнарны, дө­ресен әйтәм, мин дә, апамнар да танымады. Грим шәп салынган икән шул. Гел сәх­нәдә булган, тормышта да үзен бик зыялы тоткан Альберт абый Илдаровны танымаганмын. Әби ролендә уйнаучы Дилүсә апа Мирзаянова Сәфәргә килен булып төшеп, сыер сава, өч бала анасы. Уңганлыгы билгеседер, вакыт табып, ел да сәхнәдә уйнамый калмый ул!

 
 

“Идел йорт” бәйгесендә Сәфәр халык театры дипломант булды. Алар бик халыкчан уйнады, шуңадыр да тамашачы мәхәббәтен казанган өчен диплом тапшырылды.

 

Чулпан Галиахметова язмасы (“Ватаным Татарстан”,   /№ 215, 17.12.2013/)

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International