Розалия Арсланова: “Традицион файдалы кефир тәмен оныта башладык”

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

2014 елда Татарстан Республикасына башка төбәкләрдән кертелә торган сөт продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын контрольдә тотуны көчәйтергә планлаштыра. Моның белән бәйле рәвештә, ай саен сөт продукциясен тикшерү һәм ММЧ да нәтиҗәләрен яктырту ниятләнә. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында “Казан сәүдә челтәренә куелган сөт продукциясенең мониторинг нәтиҗәләре” темасына багышланган матбугат конференциясендә белдерелде.

Этил спирты, алкоголь продукциясен җитештерү, әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү буенча ТР Дәүләт инспекциясенең эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова сүзләренә караганда, соңгы вакытта кефирның сыйфаты төшү күзәтелә.

“Барыбыз да кефирны совет заманыннан бирле хәтерлибез. Бу кеше өчен файдалы булган кефир гөмбәчекләре ярдәмендә эшләнгән продукт. Әмма, кызганычка каршы, хәзер җитештерүчеләр традицион әчеткечләрдән башка технологияләргә күчте. Без традицион файдалы кефир тәмен оныта башладык”, - дип билгеләп үтте Р.Арсланова.

Ул шулай ук халык дегустациясе вакытында кулланучыларга һәм экспертларга тәме ошаган Түбән Камада җитештерелгән “Просто молоко” кефиры 1 урынны алды, дип белдерде. Ул 8,81 балл җыйды. Шулай ук 2 урынны алган “Просто молоко” Казан сөт комбинаты” (7,79 балл) кефирын да бәяләделәр. Элек “Яшел Үзән сөт комбинаты” ААҖ дип аталган “Моллинка” компаниясе кефиры 3 урынны алды.

 
 «Татар-информ» МА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International