Актанышта бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

“Бердәм Россия“ сәяси партиясе Актаныш җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе үз эшен дәвам итә. “Бушлай юридик ярдәм“ проекты кысаларында 20 декабрь көнне 8 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр Актаныш нотариаль округы нотариусы Ләйсән Янгирова кабул итә. Һәркем үзен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Кабул итү бүлмәсе Ленин урамы, 4 нче йортта (“Татфондбанк“ бинасы, 1 нче кат) урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 3-21-14.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International