Игелек кыл, рәхмәтле бул язмышыңа

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бер акыл иясеннән сораганнар: “Тормышта иң авыры нәрсә?” – дип. Ул әйткән:”Таныш булмаган, сине белмәгән кешеләргә яхшы яктан үзеңне күрсәтү, игелек кылуның бер кыенлыгы да юк. Ә менә якын кешеләреңә гомер буе игелекле булып, яхшылыклар кылып яшәү – иң авыры”, – дигән.

 

Кыйммәтле сүзләр. Яшәү барышында да төрле кешеләр белән очрашып, аралашып,тормыш тәҗрибәсе туплыйсың. Бик күп йөзләр төссезләнә, онытыла. Шулардан йөрәккә уелып калганнары белән дөнья матур, тормыш кадерле. Кеше кадеренең, сәламәтлекнең кыйммәтен аңлауда районда инде унөченче ел үткәрелеп килүче Игелек марафоны да лаеклы хезмәт итә. Тормышта язмыш сынаулары аша үтүче райондашларыбызга ярдәм акчасы туплана ул көнне. Авыр хәлдә калучыларның   экранда сурәтләнгән бер көне, бер мизгеле тетрәндерә, күзләрдә яшь тамчылары... Сәхнә түренә күтәрелүче һәр җитәкче, үзе, хезмәттәшләре белән тупланган ярдәмне тапшырганда: “Сезнең һәр көнне язмышка каршы барып, аның күзенә туры карап, алга атлаган һәр адымыгыз зур җиңү, безнең ярдәм сезгә этәргеч булсын...” – дип, фикерләре белән уртаклаша. Узган ел марафон вакытында 1101523 сум акча кергән иде. Быелгы марафонда район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Светлана Әхмәтова хисап тотып: “Ел дәвамында 8 утырыш үткәрелеп, 80 гариза каралды, 79 инвалидка катлаулы операцияләр ясату, кыйммәтле дарулар алу өчен 787700 сум акча бүлеп бирелде, кассада 310942 сум калды”, – дип хәбәр итте.

Марафонны ачып, сәхнәгә район хакимият башлыгы Фаил Камаев күтәрелде, гаиләсе исеменнән 10000 сум, хезмәттәшләре белән туплаган 51000 сум акчаны ярдәм кассасына тапшырды. Шул рәвешле, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, оешма җитәкчеләре, төзүчеләр, хокук саклау органнары, банкирлар, сәүдәгәрләр, гаилә фермерлары, мәгариф, медицина, мәдәният, спорт, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре ярдәм күрсәткәннән соң, 1309525 сум акчалата ярдәм тупланды.

Иганәчеләр арасында быел да “Алтын йөрәкле кеше” номинациясендә җиңүче җитәкчеләр билгеләнде. Алар – Фагыйл Бариев (“Наратлы” хуҗалыгы), Рәсүл Харисов (Татар Суыксу авылы җирлеге), Рәхимҗан Мансуров (Актаныш агрегат заводы), Марат Шакиров (НКЭС), Айгиз Фәрдиев (МНКТ), Александр Высоцкий (“ТМС и Б”), Рубин Хәмидуллин (”Ак барс” банк), Ринат Нуретдинов (“Протон”), Зиннур Мансуров (эшмәкәр). Ел хәйриячесе кубогы Ринат Наил улына тапшырылды. Ел дәвамында ул 400 мең сумлык матди ярдәм күрсәткән, марафонга да 50000 сум акча салды. Игелекле, башкаларга ярдәм итүне яшәү рәвеше итеп алучы райондашларыбызга – Миннероза Рәхимовага 20 пар башмак бәйләп тапшырганы, Мирзашәриф Шәрәфетдинов һәм Кайнат Салихҗановага һәрчак ярдәмләшеп яшәүләре, Рәзиф Шәкүровка ел саен, Аеш авылы халкыннан җыеп, мохтаҗларга бәрәңге тапшыруы өчен дә әлеге номинациядә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

“Хыяллар чынга аша” номинациясендә инвалид балаларга, аларның теләкләрен искә алып, бүләкләр тапшырыла. Быел Иске Балтачтан Таңсылу Кәримовага гитара, Түкедән Рәзилә Газизуллинага, Актаныштан Миләүшә Миргаязовага компьютер, Аккүздән Гүзәл Харисовага, Яңа Әлемнән Илназар Насыровка ноутбук, Кировтан Самат Бәхтиевка DWD, Такталачык коррекцион мәктәбенә 5000 сумлык сертификат тапшырылды.

 
 

Ләйсән ТИМЕРОВА язмасы ( “Актаныш таңнары” газетасы, № 95, 18 декабрь)

 


 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International