Киләсе елның 1 январеннән Россиянең югары уку йортларын тәмамлаучыларга яңа төрле дипломнар бирелә башлаячак. Бакалаврларга һәм магистрларга каты тышлы документлар урынына ике битле гадәти кәгазъ бирәчәкләр.
Югары белем турындагы документка үзгәрешләр кертү карары Россиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган. Өч өлештән торган хәзерге дипломнар урынына титул бите һәм билгеләр күрсәтелгән зәңгәрсу төстәге кушымтасы булган документ формасы расланган. Хәттә кызыл диплом да үзенең элеккеге абруен югалта. Дипломнарның ялганмы –юкмы икәнлеген тану эксклюзив “РФ” хәрефләре аша тикшереләчәк. Һәрбер документка алты саннан торган серия һәм җиде урынлы сан язылачак.