16 декабрьдә Актанышта район үзәге оешмалары волейбол турнирының икенче этабы да төгәлләнде. Үз төркемендә җиңеп чыккан 10 команда турнирның финал уеннарында катнашты. Бер айдан артык кызу көрәш барганнан соң, алар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 1996 елгы укучылар командасы абсолют чемпион булып танылды.
Җиңүчеләргә кубок, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, !993 елда беренче тапкыр Татарстанда чемпион булып, аннан соң тагын 7 тапкыр республикада җиңгән егетләр комадасындагы Ильяс Муртазин, Артур Имамов, Ленар Ибнеев, Рушат Гильмуллин, Алгинат Гәрәев, Рәшит Габдуллинларга махсус бүләкләр бирелде.


.jpg)

