Бүген “Казан утлары” журналына яңа җитәкче билгеләнәчәк

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

“Татмедиа” ААҖ филиалларда кадрлар алмаштыру, үзгәртеп корулар турында карар кабул ителгән. Ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, ел ахырында уздырылган традицион баланс комиссиясе нәтиҗәләре буенча, 88 филиалның 6 сында кадрлар алмаштырылачак. Дүшәмбе көнне “Казан утлары” журналына инде яңа редактор билгеләнәчәк. Әдәби басманы әлегә кадәр “Чын мирас” журналы редакторы булган , ТР Язучылар союзының элекке рәисе Илфак Ибраһимов җитәкләр дип көтелә.

 
“Татар – информ” МА мәгълүматларына таянып
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International