13 декабрьдә ЗАГС ның Актаныш бүлегендә үзләренең алтын, бриллиант туйларын билгеләп үтүче гаиләләргә багышланган “Пар канатлар” кичәсе узды. Анда Аеш авылыннан Фәнисә һәм Мөдәлиф Миннәхмәтовлар, Актаныш авылыннан Рәвилә һәм Фердинант Шаһиәхмәтовлар, Яңа Җияш авылыннан Өммегөлсем һәм Әскат Самигуллиннар , Яңа Әлем авылыннан Хөмәйрә һәм Әбелгас Сәрваровлар гаиләләре чакырылган иде.
Кичәне ЗАГС ның Актаныш бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмадиева алып барды. Район башкарма җитәкчесе урынбасары Ландыш Шамсунова муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичә район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр сәламнәре белән үрелеп барды.
.jpg)