Казанның “Татнефть-Арена” Боз сараенда узачак Президент елкасына Актаныштан 27 бала – укуда зур уңышларга ирешкән укучылар, активистлар, спортчылар бара.
Яңа ел тамашасы 25 декабрьдә уза. Анда 7 мең татарстанлы котлаулар кабул итәчәк. Мәскәү Кремлендәге Чыршы бәйрәмендә исә безнең республикадан 130 бала катнашачак. Аларны укытучылар, табиблар, полиция вәкилләре озатып барачак.