14 декабрьдән гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасының регионара чемпионатының зона этаплары башлана.
Зона этапларында катнашу өчен 71 гомуми белем бирү оешмаларыннан 98 команда теркәлгән. Зона ярышлары Актаныш, Алексеевск, Биектау, Югары Ослан, Әлмәт районнарында, Казан шәһәрендә узачак һәм 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Зона этапларын үткәрүнең графигы беләнРТ Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.