Актаныш гуманитар гимназия-интернаты базасында 5 декабрь көнне “Без яшь, без сәләтле” дип аталган укучыларның II Республика фәнни-тикшеренү конференциясе үтте. Конференциянең I турында укучылардан барысы 468 эш кабул ителгән. Аларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Филология һәм сәнгать институты, Алабуга институты галимнәреннән төзелгән комиссия укып өйрәнгәннән соң, 204 эш II турга үткән.
Бу көнне республикабызның төрле районнарыннан килгән укучылар 11 секциягә бүленеп, үзләренең фәнни эшләрен якладылар. Шунысы игътибарга лаек, бүлеп бирелгән 5 минут вакыт эчендә укучылар үзләре алынган теманы тулысынча ачып бирделәр, өстәмә сорауларга да, каушамыйча, җавап бирә алдылар. Фәнни эшләр Татарстан тарихы һәм дөнья мәдәнияте, инглиз теле һәм әдәбияты, татар әдәбияты, математика, физика, информатика, тел тарихы, рус теле һәм әдәбияты, туган як географиясе, биология, экология, химия, халык педагогикасы һәм фольклор, татар теле, татар әдәбияты кебек темаларга багышланган иде.
Мондый конференцияләрдә укучылар үз казаннарында гына кайнамыйча, башка район укучылары белән аралашалар, үзләренә кирәкле мәгълүмат алалар, кыскасы, тәҗрибә уртаклашалар. Фәнни эшләрен әзерләгән вакытта укучылары ярдәме белән бик күп өстәмә мәгълүмат туплап, белемнәрен арттыралар.
Конференция вакытында эшләрне бәяләүдә Филология һәм сәнгать институтының татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы профессоры, филология фәннәре доценты Наил Закиров, Казан федераль университетының татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Таһир Гыйләҗев, Филология һәм сәнгать институтының тәрҗемәчелек һәм мәдәниятара аралашу бүлеге мөдиренең фәнни эшләр буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты, доцент Кадрия Фәтхуллова катнашты.
Әлеге конференция хакында фикерләре белән уртаклашуларын үтенеп берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.
Таһир Гыйләҗев(филология фәннәре кандидаты):
– Мин үзем Актаныш ягыннан. Туган ягым белән тыгыз элемтәдә торсам да, мондый чараларда беренче тапкыр катнашам, гәрчә алдан да чакырулар булган иде. Кызганычка каршы, аларында төрле сәбәпләр аркасында катнашырга туры килмәде. Әлеге II Республика фәнни-тикшеренү конференциясенең географиясе бик киң. Мондый чараларда катнашкан балалар күпмедер күләмдә фәнни эшләргә тартылалар. Сүз дә юк, бөтенебезгә дә аңлашылганча, мондый эшләр укытучыларның зур ярдәме белән башкарыла, ләкин биредә чыгыш ясау күпмедер күләмдә укучының үзенә дә файдалы. Эзләнүләр нәтиҗәсендә бик күп яңалык ала, кеше алдында үзен дөрес тотарга, югалып калмаска өйрәнә. Конференциянең мөһимлеге тагын шунда, ул аларга киләчәктә үзләренең фәнни кыйблаларын билгеләүдә дә бер адым дип уйлыйм.
Васил Салихов (район мәгариф бүлеге җитәкчесе):
– Биредә бик күп районнардан укучылар килде. Алар үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен якладылар. Бу чара, беренчедән, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның эшчәнлеген күрсәтү булса, икенчедән, татар районы буларак, татар теле һәм әдәбиятын үстерүдә башка районнарга үрнәк күрсәтергә тиеш. Һәм татар җәмәгатьчелегендә татар интеллегенциясен үстерүдә гимназиянең өлеше зур булганлыктан, татар балаларын да бирегә җәлеп итүне планлаштырган идек.
Артур Галиәхмәтов (сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры, тарих фәннәре кандидаты):
– Әлеге конференция безнең мәктәпнең статусын күтәрүче чара булып тора. Төрле районнардан җыелган балалар үз чыгышлары белән бер-берсенең белемнәрен арттыралар. Бу, әлбәттә, кирәкле чара, ул башка мәктәпләрдә дә үткәрелергә тиеш дип саныйм. Чөнки йөргән таш кына шомара дип, юкка гына әйтмиләр. Киләчәктә безнең мәктәпнең дә ЮНЕСКО мәктәпләр берлегендә булуын телим.
Рузалия Гыйләҗева ( Арчаның беренче мәктәбенең тарих укытучысы):
– Актанышта узган ел Мәскәү студентлары һәм галимнәре белән очрашуда булып, бик ошатып киткән идек. Быелгы конференция турында сайттан белдек. Бирегә Арчаның беренче урта мәктәбеннән укучылар алып килдем. Бөек, дөньякүләмендә танылган опера җырчысы Федор Шаляпин тормышының бик кыска гына вакыты безнең мәктәп белән бәйләнгән, без шул темага багышланган эш якладык.
Көн буена сузылган конференциянең ахырында һәр секция буенча урыннар чыгарылып, укучыларга Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Рузилә ХӘСӘНОВА язмасы (“Актаныш таңнары” газетасы, № 93, 11декабрь)
.jpg)
.jpg)
.jpg)