Акция вакытында наркотиклар сату, тарату очракларының шаһиты булган, яки наркотик бәйлелекне дәвалау, бу уңайдан консультация алу өчен дә 273–43–45 бердәм “ышаныч телефоны”на шалтыратулар кабул ителгән.
“Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит” акциясе барышында 300 дән артык мөрәҗәгать кергән. Аларның ярдәме белән наркотиклар кулланучы 14 кеше, 2 наркопритон ачыкланган, 5 җинаять эше кузгатылган.
Рәсми рәвештә акция тәмамланса да, татарстанлылар 273–43–45 “ышаныч телефоны”на шалтырата алалар. Наркоконтроль хезмәткәрләре өчен мөһим мәгълүматлар булганда ufskn.tatarstan.ru электрон кабул итү сайтына да хәбәр итәргә мөмкин.