Юлга чыксаң, балаң турында кайгырт!

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

Балалар – юл хәрәкәтендә катнашучыларның яклауга иң мохтаҗлары. Үз-үзен саклау инстинкты аларда әле җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Алар юл һәлакәтенә эләгәләр икән, монда, һичшиксез, өлкәннәр гаепле. Һәлакәт очракларыннан күренгәнчә, машинада­гы балалар өлкәннәргә караганда зыян­ны ныграк ала. Күп автомобильләрнең куркынычсызлык системасы да балаларны саклауны исәпкә алып эшләнмәгән. Шуңа күрә баланы тугач та креслода йөртә башлау мөһим. РФ законнарына ярашлы рәвештә, 12 яшькә кадәрге баланы автомобильдә креслосыз йөрткән өчен 3000 сум күләмендә штраф каралган. Автокресло кулланмаган ата-ана иң җавапсыз һәм ваемсызлар исәбендә тора.

 

     Тагын бер мәртәбә автомобильчеләрнең исләренә төшерәбез: РФ административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә, түләнмәгән штрафны икеләтә, әмма 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә түләтү яки 15 тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шулай итеп, штрафың 500 генә сум булса да, вакытында түләмәсәң, яңадан 1000 сум күләмендә административ штраф салына. Шул ук вакытта 500 сумны да түләргә туры киләчәк. Бүген штрафларны түләүдән берничек тә качып бул­мый: ЮХИДИ идарәсе суд приставлары хезмәте белән тыгыз мөнәсәбәттә эшли. Мәгълүматларның бердәм базасы аша штрафларны түләмичә качып йөрүчеләрне ачыклап була. Димәк, штрафларны вакытында түләвең хәерле. Ә юл-транспорт кагыйдәләрен бозмасаң – тагын да яхшырак.

 
 

 Рафак Ризванов, Актаныш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International