15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан аскы Актаныш ветераннар йортында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев ветераннар клубында катнашучылар белән чираттагы очрашу үткәрде. Өлкән буын белән очрашу барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның төп маддәләре һәм законнардагы соңгы актуаль үзгәрешләр аңлатылды. Тыңлаучыларны бигрәк тә төрле товарлар сатып алганда килеп туган вәзгыять кызыксындырды: бәядә бер сумма күрсәтелгән, ә карта белән түләгәндә алардан күбрәк алырга тырышалар. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече моның һәр кулланучы белергә тиешле законны турыдан-туры бозу икәнлеген җентекләп аңлатты. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы законның 16.1 маддәсе нигезендә, сатучы түләү ысулына карап төрле бәяләр билгеләргә хокуклы түгел — тере акча белән, банк картасы белән яки онлайн күчереп түләүгә карамастан.