Бүген “Яшьлек» мәдәни үзәгендә Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән гыйльми хезмәткәре, борынгы әдәбият белгече, ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш һәм шул ук институтның кафедра мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты, ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе якташыбыз Рауза Солтанова белән очрашу булды.
Очрашуга районыбызның рәсем укытучылары һәм рәсем сәнгате белән кызыксынучы укучылар чакырылган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ландыш Шамсунова мондый мастер-классның икенче тапкыр үткәрелүен, иҗатның бу өлкәсенә районда күбрәк игътибар бирергә кирәк икәнлегенә басым ясады. Килгән кунаклар татар дөньясында шамаил, туграларның килеп чыгу тарихы, хәзерге халәте белән таныштырдылар, тыңлаучыларның күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Шуннан соң алар мастер-класс үткәрделәр. Фойеда урнаштырылган Нәҗип Нәккашның шәхси күргәзмәсе дә район иҗат сөючеләрендә зур кызыксыну уятты.
Сәнгать осталарының иҗаты белән “Актаныш таңнары” газетасының алдагы саннарынды һәм Актаныш телевидениесенең якшәмбе чыгарылышында тулырак танышырга мөмкин булачак
.jpg)
.jpg)


.