Актаныш бүген кунаклар кабул итә. Район башлыгы Ленар Зарипов Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Шәрипов Ирек Илдус улы белән очрашты. Сүз милләтебезнең, мәдәниятебезнең киләчәге турында. Безнең район милли йөзен югалтмаган, татар халкының гореф-гадәтләрен, милли мәгарифне саклап яшәүче саф татар районнарының берсе. Шуңа максатыбыз да туган телебезне мәдәният, мәгариф, милли традицияләр аша киләчәк буыннарга җиткерү, эш тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашу.