Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне 1983 елдан башлап ел саен 15 мартта үткәрелә. Традиция буенча Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе ел саен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасын билгели. 2026 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне девизы – «Имин товарлар, ышанычлы кулланучылар».
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә 2026 ел девизы түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота: товарларның куркынычсызлыгы проблемасына игътибар җәлеп итү, сыйфат стандартларын үстерүгә ярдәм итү, ышанычлы кулланучылар санын арттыру өчен гражданнарның куллану грамоталылыгын үстерү һәм кулланучылар, бизнес һәм хакимиятнең контроль-күзәтчелек органнары арасында хезмәттәшлекне көчәйтү.
Кулланучының товарлар иминлегенә хокукы «кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 7 статьясында беркетелгән, аның нигезендә кулланучы товарны (эшне, хезмәт күрсәтүне) куллануның, саклауның, транспортировкалауның һәм утильләштерүнең гадәти шартларында кулланучының гомере, сәламәтлеге, әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга, шулай ук кулланучы мөлкәтенә зыян китермәскә хокуклы. Җитештерүче (башкаручы) товарның (эшнең) иминлеген билгеләнгән хезмәт срогы яисә яраклылык срогы дәвамында тәэмин итәргә тиеш. Әгәр хезмәт итү срогы билгеләнмәгән булса, җитештерүче (башкаручы) товар (эш) кулланучыга тапшырылган көннән алып 10 ел дәвамында иминлекне тәэмин итәргә тиеш.
Кулланучыларның товар яки хезмәтләрне турыдан туры алуына яки «Интернет»челтәрендә сатып алуга кармастан кудлланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төп база хокукларын белүләре мөһим.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Яр Чаллы территориаль органы