Кичә “Корстон” комплексында “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. “Экологларның хезмәте бик мөһим, тырышлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, – диде ул үткәрелгән чараның мөһимлеген ассызыклап.– Татарстан дистәләгән югары технологияле оешма һәм предприятиләрне берләштергән сәнәгать республикасы. Аларның үз эшчәнлекләренә экологик яктан якын килеп, проблемаларны тирәнтен аңлап эш итүләре сөенечле. Бу процессның тагын да нәтиҗәлерәк булуында журналистлар, студентлар, иҗтимагый оешмаларның роле бик зур. Мәсьәләләрнең көнүзәк булуы беренче чиратта аларның язмалары, телесюжетлары аша билгеләнә.
Еллык республикакүләм конкурсларның быелгылары Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган иде.
“Кеше һәм табигать” конкурсында Татарстан Республикасы территориясендә дөньяга чыга торган басмаларның һәм Интернет-сайтларның, телерадиокомпанияләрнең 150дән артык журналисты хезмәт җимешен жюри хөкеменә тапшырган.
Төрле номинациядә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм аларның вәкилләре арасында телевизион материаллар буенча “Актаныш авазы” телевидениесе журналисты Ләйсән Газизова әзерләгәне иң яхшыларыннан берсе дип табылган.. Аңа диплом, акча сертификаты, гөлләмә тапшырылды.