Әгәр сез Кибеттәге товарны бозсагыз (ватсагыз) нишләргә?

2026 елның 27 феврале, җомга

Сатып алучы аны түләргә тиешме? Кибеттә ватылган товар белән бәйле мондый күңелсез хәл һәркем белән дә килеп чыгарга мөмкин, һәм еш кына кулланучылар үзләрен бу очракта гаепле  саный һәм түләргә тиеш дип ышана.

Чынлыкта, сатып алучы барлык очракларда да бозылган товар өчен җаваплы түгел, һәм барысы да зарарлану, ватылу очрагына бәйле. РФ Гражданлык кодексының 211 маддәсе нигезендә (алга таба – РФ ГК) милеккә очраклы зыян килү яки тулысынча заралану, ватылу куркынычы булганда аның милекчесе җаваплы, әгәр закон яки килешүдә башкасы каралмаган булса.

РФ ГК 459 маддәсе нигезендә товарның очраклы зыян күрү куркынычы сатып алучыга закон яки килешү нигезендә сатучы товарны сатып алучыга тапшыру буенча үз бурычын үтәгән дип саналган мизгелдән күчә, димәк, очраклы ватылу куркынычы товарны түләгәнче кассада кибет карамагында, ә инде түләгәннән соң – кулланучы җаваплылыгында.

Шуны да истә тотарга кирәк, РФ ГК 1064 маддәсе нигезләмәләре нигезендә, юридик зат милкенә китерелгән зыян зыян китергән зат тарафыннан тулы күләмдә кайтарылырга тиеш. Икенче яктан, шул ук маддә нигезендә, сатып алучы зыян аның гаебе белән килмәсә, зыянны каплаудан азат ителә. Ягъни, әгәр сатып алучы кибеттәге тар яки кысан юлдан көчкә генә үтеп, тотрыксыз урнаштырылган товарга очраклы рәвештә кагылса, шул ук вакытта товар авып яки киштәдән егылып төшеп ватылса, сатып алучы товарны бозган өчен җаваплы түгел, чөнки аның гаебе юк. Кибет мөстәкыйль рәвештә аның милкенә зыян китермәстәй шартлар тудырмаган. Мондый очраклар шулай ук сатып алучы юеш идәндә таеп китеп товарны ялгыш идәнгә төшергәндә, товар кассада лентадан егылып төшкәндә дә килеп чыгарга мөмкин.  

Әгәр дә товарның бозылуына кибеттә сатып алучының адекват булмаган тәртибе (йөгерү, сугышу һәм шуңа охшаш очраклар) китергән икән, яки сатып алучы махсус рәвештә товарны ваткан, яки аны караганда төшереп җибәргән икән, закон сатучы ягында булачак. Бу очракта зыян кулланучы гаебе белән китерелгән, ул компенсацияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International