Рөстәм Миңнеханов уңышлы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм аларның җитәкчеләре эшчәнлеген ММЧ нда яктыртырга тәкъдим итте

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе

  «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, 7 декабрьдә  ТР Хөкүмәт йортында узган республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов төп җитештерү-икътисад күрсәткечләр буенча районнар рейтингын төзү өчен муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре эшчәнлеген бәяләү критерияләрен тәкъдим итте. Шулай итеп, бәяләү критерияләренә 1 гектар кырдан кергән табыш, сату рентабельлеге, кредит буенча бурыч, сөт җитештерү буенча уртача күрсәткеч һ.б .керде.

Марат Әхмәтов 20 алдынгы авыл-хуҗалыгы предприятиесен атады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уңышлы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм аларның җитәкчеләре эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртырга, шулай ук алдынгы хуҗалыкларга багышланган тапшырулар сериясе әзерләргә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, шулай ук күп күрсәткечләр буенча артта калучы җитәкчеләргә дә игътибар итәргә кирәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International