Чираттагы – 2015 елдан гамәлгә керәсе пенсия реформасы, закон проектлары, РФ Хөкүмәте “иләге” аша үтеп, Дәүләт Думасына барып керде. Ул законнар депутатлар тарафыннан өйрәнелеп, беренче укылышта 18-19 ноябрь көннәрендә каралды. Кабул ителгәннән соң Россия халкы үз картлыгын шулар нигезендә кайгырта башлый.
Яңа пенсия формуласы нигезендә, өлкәнәйгәч, пенсия алу өчен, һәр кеше ике шартны үтәргә тиеш. Аның беренчесе – пенсиягә чыгу өчен һич югы минималь эш стажы булу. Моңарчы пенсиягә чыгу өчен 5 ел стажың булу да җитә иде. 2015 елдан башлап 2025 елга кадәр һәр ел саен арта барып, ул кимендә 15 ел булырга тиеш. Шулай итеп, ялга 2017 елда чыгарга ниятләүчеләрнең минималь эш стажы – 7, 2025 елда чыгучыныкы 15 ел булу зарур. Икенче төп критерий – пенсия коэффициенты күләме. Пенсия алу өчен кешенең иң кимендә 30 ел пенсия коэффициенты – баллы булырга тиеш. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры М.Топилин аңлатуынча, әлеге минималь коэффициент җыелсын өчен, айлык хезмәт хакың 6 мең сум булганда 30 ел эшләргә кирәк булачак. Ул кадәр коэффициент җыя алмасаң, гафу ит, пенсия дә юк.