Хөкүмәт пенсия исәпләү формуласын үзгәртергә карар итте. Бу пенсиянең яңа төрле формула нигезендә саналып, процессның моңа кадәргегә караганда күпкә уңайлы һәм үтә күренмәле булырга тиешлеген раслый. Яңа закон нигезендә, кешеләрнең пенсиясе ике төрле факторга бәйле: алар хезмәт хакы һәм эш стажы. Әлеге күрсәткечләр махсус баллар белән билгеләнеләчәк.Пенсия реформасы 2015 елның 1 январеннән гамәлгә кертеләчәк дип фаразлана. Пенсияләрнең ничек саналуын Россия Пенсия фонды сайтыннан ачыкларга була. “Пенсия калькуляторы” сервисыннан 2 млн. артык кеше файдаланган инде.