Актаныш муниципаль районы территориясендә кар күп яуды, нәтиҗәдә кар катламы биеклеге сизелерлек артты. Карның күп җыелуы бина һәм корылмаларның түбәләреннән, елга үзәннәренең текә битләреннән, чокырлардан, карьерлардан, тимер юл өемнәреннән бозларның һәм Кар массаларының агып төшүенә, бина һәм корылмаларның түбәләре ишелүгә, кар басымы нәтиҗәсендә киң аралыклы корылмаларның җимерелүенә бәйле һәлакәтләргә китерергә мөмкин.
Актаныш муниципаль районының авыл җирлекләре башлыкларына, ведомство, предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләренә, җылылык, су, газ һәм электр белән тәэмин итү предприятиеләре, коммуналь предприятиеләр, юл хезмәтләре җитәкчеләренә тәкъдим итәбез:
- кар массалары төшү ихтималы булган урыннарны тикшерүне оештырырга һәм, куркынычсызлык чараларын үтәп, аларның ясалма ишелүен вакытында башкарырга;
- елга үзәннәренең текә битләреннән, чокырлардан, карьерлардан, тимер юл өемнәреннән кар төшү куркынычы, балаларны контрольдә тотуны көчәйтү һәм мондый урыннарда уеннарга юл куймау зарурлыгы турында халык арасында аңлату эшен оештырырга;
- киң аралы һәм яссы өслекле биналарга һәм кешеләр күп җыела торган урыннарга аерым игътибар биреп, биналарны һәм корылмаларны сайлап тикшерү үткәрергә;
- торак йортларның һәм административ биналарның түбәләрен, киң форматлы реклама конструкцияләрен һәм баннерларын вакытында кардан һәм боздан чистартуны, шулай ук торак пунктларга юлларны, торак йортларга керү юлларын һәм янгынга каршы тышкы су белән тәэмин итү чыганакларын кардан чистартуны тәэмин итәргә;
- янгын сүндерү юлларын һәм гидрантларны вакытында кардан чистартуга игътибар итәргә.