Район башлыгы Ленар Зарипов Минтимер Шәрип улы Шәймиевне туган көне белән котлады

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Бүген без, исеме республика һәм Россия тарихына алтын хәрефләр белән язылган легенда-Минтимер Шәрип улы Шәймиевны хөрмәтлибез.

Татарстан Республикасының Беренче Президентына, Россия Федерациясенең Хезмәт Героена, зирәклеге һәм армый-талмый хезмәте халкыбызның чәчәк атуына нигез булган атказанган эшлеклегә бүген 89 яшь тулды. Район башлыгы Ленар Зарипов Минтимер Шәрип улын туган көне белән котлады.

Бүген милләтебезнең зур хөрмәткә лаек шәхесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне. Минтимер Шәриповичны ихластан гомер бәйрәме белән котлыйм. Безнең өчен ул һәрвакыт үрнәк булды. Республикабызның иминлегенә, икътисади алгарышына нигез салган кешеләрнең берсе ул. Бүген дә, Туган ил, Туган җир дип җан атып, республикабыз киләчәге өчен янып хезмәт куя. Сәламәт булып, безне - барлык татарстанлыларны сөендереп яшәргә язсын. Гомеренең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге, зур эшләргә бай булсын! Туган көнегез белән Минтимер Шәрипович!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International