Бөек Ватан сугышының хөрмәтле ветераны, Актаныш районының Мактаулы гражданы Вазыйх Фатыйх улы Шакиров 100 еллык юбилеен билгеләп үтә

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераны Шакиров Вазыйх Фатыйх улы 1926 елның 20 гыйнварында Татар Суыксу авылында туган. Сугышка 1943 елны алына ул. 4 ай Казанда хәрби өйрәнүләр узгач, Польшага җибәрәләр. Беренче Украина фронтында артиллерист булып хезмәт итә ул. 1944 елны каты яраланып демобилизацияләнә. Җиңүне туган авылында каршылый. Сугыштан соңгы елларда колхозда бригадир, хисапчы булып хезмәт куя. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яши. Җәйләрен авылда уздыра. Вазыйх абыйны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Сәламәт булып, якыннарын сөендереп, 100 яшьлек юбилейларны каршылап яшәргә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International