Актаныш гимназиясенең IV сыйныф укучысы Марат Солтанов 27ноябрь-1 декабрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә узган өстәл теннисы буенча Н.Г.Никитин истәлегенә үткәрелә торган XIV халыкара балалар турнирында катнашты.
Ул монда 84 катнашучы арасында 32 нче урында, аңа үзеннән 1 яшькә зуррак спортсменнар арасында көч сынашырга туры килде. Ә командалар арасындагы уенда Маратның нәтиҗәле уйнавы аркасында Татарстан командасы 15нче урынны алды.