“Татар-информ” МА хәбәр иткәнчә,грипп, ОРВИ һәм сулыш юллары авыруларын профилактикалау һәм дәвалау юнәлешендә без күнеккән вакцинация һәм бу чирләргә каршы торуга хас башка чаралар күрү белән беррәттән, төп игътибарны борын куышлыгы гигиенасына да юнәлтергә кирәк. Табиблар әнә шуңа басым ясый һәм бу нисбәттән өченче ел рәттән ил күләмендә масштаблы акцияләр үткәрелә. Бүген бу хакта журналистларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында оештырылган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсе башлыгы Ирина Малышева, шушы ук министрлыкның баш эпидемиологы Роза Долгова, “Милләт сәламәтлеге лигасы” гомумроссия иҗтимагый оешмасының “Халык сәламәтлеге” программасы координаторы Иван Кириллин һәм башкалар катнашты.
Кагыйдә буларак, “Грипп, ОРВИ һәм сулыш юллары авыруларын профилактикалау һәм дәвалау” Бөтенроссия белем бирү-профилактик программасы эпидемия сезоны башланыр алдыннан үткәрелә. Әлеге программа ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. Программа кысаларында төбәкнең әйдәп баручы белгечләре белән түгәрәк өстәл утырышлары, грипп һәм ОРВИ ны профилактикалау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче табиблар өчен мастер-класслар, конференцияләр оештырыла. Шулай ук иртәгә борын куышлыгын тулысынча дөрес юдырырга өйрәтүче бушлай консультацияләр дә уздырылачак. Иртәнге сәгать 10 да Студентлар сырхауханәсендә югары уку йортларында укучыларга махсус сыекча белән борын юдыру методикасы өйрәтеләчәк. Ә 13 сәгатьтә шушы ук профилактика алымы шәһәрнең 2 нче санлы балалар сырхауханәсендә балаларда кулланылачак. Әлеге процедура белгечләр контроле астында үткәреләчәк.
Белгечләр ассызыклаганча, борын юдыру 4 яшьтән алып рөхсәт ителә, ягъни моны баланы елатып мәҗбүриләп эшләү кирәк түгел. Бала үзе бу процедураның авыртусыз узуын һәм аның әһәмиятен аңларга тиеш. Хроник, һөнәри, аллергия ринитларыннан, синуситлардан, “коры борын” синдромыннан интегүчеләргә, борын һәм борын тирәсе куышлыгына операцияләр кичергән кешеләргә, балаларда аденоидлар булганда бу процедураның әһәмияте аеруча зур.
Эпидемия чоры вакытында борынны иртә һәм кич берничә тапкыр юдырсаң, ОРВИ һәм грипп шаукымының бөтенләй сиңа кагылмавы да ихтимал. Борын куышлыгы аша узган вируска организмга үтеп керү өчен 6 сәгать вакыт кирәк, тәүлегенә берничә тапкыр борын юдырсаң, чир үсешенә киртә куелачак, дип ассызыклый Иван Кириллин. “Борын юдыру процедурасы югары нәтиҗәсен күрсәтте. “Долфин” препараты аеруча уңай тәэсир итә. Аны эпидемия сезоны чорында даими кулланган мәктәп балаларының чиргә бирешү күрсәткечләре 4 тапкыр кимегән”, - ди ул. Флаконга салынучы юдыру сыекчасы составы азык-төлек содасы, борынгы океания тозы кристаллары, коры гөлҗимеш экстракты, коры татлы тамыр экстрактыннан гыйбарәт.
Белгечләр ОРВИ, гриппның барлык төрләре өзлегүләр ихтималлыгы, инвалидлык һәм хәтта үлемгә китерүе белән дә куркыныч булуын ассызыклап үтте. Грипп үпкә шешү, менингит, пневмония, отит, бронхит, гайморит кебек өзлегүләргә дә китерергә мөмкин.