Беренче эш итеп, коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы җитәкчелегендә комиссия төзелде. Ул район Советы утырышында расланган “2012-2014 елларга районның коррупциягә каршы көрәш буенча комплекслы программасы” нигезендә эшли. Составында 16 кеше. Төрле тармактан җыелган комиссия әгъзалары арасында прокуратура, эчке эшләр бүлеге, эшмәкәрләр советы, ветераннар оешмасы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы бар. Кайнар элемтә телефоннары булдырылды. Ришвәт алу, ришвәт бирү, хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалану кебек закон бозулар белән очрашканда, исем-фамилияңне әйтмичә генә дә хәбәр җиткерү мөмкинлеге тудырылды.
Хокук бозуларны хәбәр итү өчен булдырылган әлеге телефон номерларын исегезгә төшерәбез. Район башлыгының кабул итү бүлмәсендә: 3-15-05; район Советының оештыру бүлегендә: 3-05-03; район прокуратурасының кабул итү бүлмәсендә: 3-09-13. Алия Әһлетдинованың әйтүенә караганда, эш башында махсус укулар оештырылган. Ә комиссия утырышларын квартал саен уздыру максат итеп куелган.
Быел районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 5 утырышы үткәрелде. Аларда нинди мәсьәләләр каралды соң? Бу сорауга Алия Әһлетдинованың җавабы:
– Муниципаль хезмәткәрләргә һәм муниципаль вазифаларда эшләүчеләргә карата коррупциячел җинаять эшләре ачылганмы, коррупцион юнәлештәге тайпылышлар табылганмы – прокуратура тарафыннан тикшерелеп кергән барлык мәгълүматларны да комиссиядә карыйбыз. Соңгы вакытта җир мәсьәләсе, бигрәк тә, күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү буенча хәл катлауланып килә. Кануннарның бозылуы, җирләрне дөрес бирмәү, элек бирелгәннәренең нормага туры килеп бетмәве – шушы комиссиядә каралган беренче эшләр. Закон бозучыларның күбесе административ җәзага – штрафка тартылдылар, шелтәләр белдерелде.
Һәрбер муниципаль хезмәткәр декларация тапшырырга, анда үзенең еллык керемен, мөлкәтен күрсәтергә тиеш. Әлеге мәгълүматларның барысы да прокуратура тарафыннан тикшерелә. Әгәр муниципаль хезмәткәр берәр мөлкәтен яшереп калдырса, ул комиссиягә чакырыла, чара күрелә. Быелдан мәктәп директорлары, балалар бакчалары, спорт оешмалары җитәкчеләре дә декларация тапшырдылар.
Соңгы утырышта 6 хезмәткәрнең декларацияне дөрес тутырмау факты тикшерелде. Һәрберсенә комиссия каршында җавап тотарга туры килде. Аларга шелтә белдерелде, эш урыннарына хәбәр җиткерелде.
– Кайнар элемтә телефоннарына шалтыратучылар бармы?
– Юк, әмма бу элемтә кайнарланачак әле. Кешеләр хәбәр итәргә куркалардыр дип уйлыйм. Ләкин куркырга кирәкми, әйткәнемчә, шалтыратулар аноним кабул ителә. Алынган хәбәрләрне теркәү өчен махсус журнал булдырылган, махсус кешеләр беркетелгән. Кергән мәгълүмат читкә чыкмый, без аны үзебезнең җирлектә тикшерәбез.
– Белүебезчә, республика комиссиясе районнарга карата таләпләрне җитдиләндерә. Контроль кайсы тармаклардан башланды?
– Минемчә, бер дә коррупция факты күзәтелмәгән район юктыр. Шуңа күрә республика комиссиясе районнарга чыгып тикшерүләрне арттырды. 2012 ел башында шундый тикшерү белән Актанышка да килделәр. Алар тарафыннан ачыкланган кимчелекләрне билгеләнгән вакытка кадәр бетерү өстендә эшлибез.
Бик күп районнар авыл хуҗалыгы буенча тәнкыйтькә эләгәләр. Малларның баш саннарын, җитештерелгән сөтне күбәйтеп язу очраклары тикшерелә.
Яр буйларыннан бүлеп бирелгән җирләр буенча да шелтәләр күп. Басу җирләренең сулыклардан ничә метр ераклыкта булырга тиешлеге канунда күрсәтелгән. Сулыклардан файдалану юлы ябылмасын өчен контрольдә тотыла алар.
Сентябрь аенда муниципаль район башлыклары һәм аларның ярдәмчеләре белән республикакүләм утырыш уздырылды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында мондый җитди сөйләшү комиссия оешкач, әле беренче тапкыр гына үткәрелде. Җир мәсьәләләре буенча бик күп районнарга шелтә белдерделәр. Биектау районы – иң күп коррупцион факторлар теркәлгән район, диелде.
– Безнең районны тискәре яктан да, уңай яктан да билгеләмәделәр.
– Ришвәтчелекнең күләме бармы? Ягъни, ничә сумнан артса, коррупция санала?
– Көнкүреш коррупциясе дигән өр-яңа төшенчә килеп керде. Моңа кадәр, 3 мең сумга хәтле ниндидер күчтәнәч яки бүләк бирсәләр, бәясе җитми дип, аны әле коррупциягә кертмиләр иде. Хәзер инде без кисәтергә тиешбез: бу да коррупция факторы дип санала. Билгеле инде, кайбер кеше күчтәнәчне, ниндидер хезмәт өчен рәхмәт йөзеннән, чын күңелдән дә бирергә мөмкин. Әмма, кайбер очракта бер кап конфет яки торт күтәреп кереп тә, сине сынап караулары ихтимал. Шуңа күрә, һәркем белеп торсын иде: хезмәт вазифасын башкарганда бер кап конфет алсаң да (яки бирсәң), ул инде көнкүреш коррупциясенә керә.
– 2014 елга планнар төзегәндә күбрәк нәрсәгә игътибар юнәлтергә җыенасыз?
– Алда әйтеп киткән көнкүреш коррупциясенә юнәлтәчәкбез. Тагын бер күрсәтмә хат килде, шушы комиссия утырышларын видеотасмага төшереп, шул видеоязмаларны Актаныш муниципаль районының рәсми сайтына куярга тиешбез. Утырышта нинди мәсьәләләр каралган, кемнәр чакырылган, теләгән кеше шушы сайттан аларны күрә алачак, дигән сүз. Комиссия утырышларының кайчан булачагын гражданнар алдан белеп торачак. Шулай ук, район мәгариф бүлеге җитәкчесенә, районның баш табибына коррупциягә каршы хәрәкәт юнәлешендә башкарылган эшләр буенча хисап тоту йөкләнде. Муниципаль вазыйфаларга алынасы барлык кешеләр дә, эшкә керешкәнче, декларация тутырырга тиешләр, һәм шул декларацияләрнең дөреслеге безнең комиссиядә тикшереләчәк.
Филиза ГОМӘРОВА язмасы ( “Актаныш таңнары”газетасы /№ 88, 29 ноябрь/)