Татарстанда уҗымнарның хәле турында бердәм мәгълүмат базасы төзелә

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе

 «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Татарстанда уҗымнарның хәле турында бердәм мәгълүмат базасы төзелә. Бу яңалык көзге культуралар кырларын оператив контроль тоту һәм тиешле чаралар үткәрү өчен кирәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДИ нең ТР буенча филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев белдерде.

Кагыйдә буларак, салкыннарда белгечләр көзге культураларның хәле турында республиканың кайбер районнарында үткәрелә торган тикшерүләргә нигезләнеп кенә фикер йөртә. Галимнәрнең үсемлекләрнең ничек кышлавын күзәтү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә бары тик язын гына үсемлекләрнең торышы хакында тулы мәгълүмат пәйда була. Әмма ул еш кына соңгы кала, чөнки бу вакытта чәчүлекләрнең бер өлеше үлә.

Хәзер мондый хәл булмаячак, дип белдерә галимнәр. Көзге культуралар буенча бердәм мәгълүмат банкы алдан эшләү мөмкинлеге бирә, авыруларны яки башка тискәре күренешләрне кисәтү буенча чаралар үткәрергә мөмкин булачак.

Т.Һадиев белдергәнчә, киләчәктә мондый мәгълүмат банкларын башка авыл хуҗалыгы культуралары буенча да төзү планлаштыра, бу Татарстанда уңыш яхшы булсын өчен кирәк.

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International