2013нче елның 13нче декабрендә Казан шәһәрендә Экспортка ярдәм итү үзәге эшлекле инглиз теле буенча мастер-класс оештыра (Business English).
Әлеге чараның эксперты буларак “Татарстан Республикасы экспорт корпорациясы” ачык акционерлык җәмгыятенең экспорт буенча департамент җитәкчесе Kevin M. Forbes чакырылган.
Мастер-класс оешма-предприятияләре экспортка ориентирлашкан җитәкчеләр өчен оештырыла. Семинарда катнашучылар инглиз телен урта дәрәҗәдән яхшырак белергә тиеш.
Семинарда катнашу өчен 2013нче елның 13нче декабренә кадәр tatexport@yandex.ru электрон почтасына тутырылган теркәү формасын җибәрергә кирәк.
Семинар Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында узачак.