Актаныш муниципаль районының 2014 елга, 2015 һәм 2016 елларга планлаштырылган чорга бюджеты беренче укылышта кабул ителде

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрьдә Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш XXXIV утырышы булып узды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителеп тулысынча расланды:

 

1.            Актаныш муниципаль районының 2014-2016 елларга социаль-икътисадый үсеше фаразы турында.

 

2.            Актаныш муниципаль районының 2014 елга, 2015 һәм 2016 елларга планлаштырылган чорга бюджеты турында.00000000

 
 

Көн тәртибенең барлык мәсьәләләре дә тыңланып тикшерелде, тиешле карарлар кабул ителде.

Актаныш муниципаль районының 2014 елга, 2015 һәм 2016 елларга планлаштырылган  чорга бюджеты алдагы көннәрдә җәмәгать тыңлаулары үтәчәк һәм икенче укылышта кабул ителәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International