Бүген сарык асрау табыш китерми, диләр. Ә менә күҗәкәләр моның киресен раслый. Биредә халык җәен-кышын яңа суйган иттән өзелми. Сарык ите майлы була, диючеләр дә табылыр. Юк икән шул. Күҗәкәләр ит токымлы сарык асрый. Авылның имамы Фәнил Фазлыев безгә курдюк токымлы сарыкларны күрсәтте. Аның мае иткә түгел, койрык янына җыела икән.
– Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, Авыл хуҗалыгы министрлыгы нәселле сарыклар кайтарта, асрап карамыйсызмы, дигәч, тәвәккәлләп карарга булдык. Махсус программа нигезендә 6 мең сумлык сарыкларны 3 мең сумга алдык. Берничә ел элек 3-4 баш сарык алган идем, хәзер инде баш саны шактый артты. Тагын да арттырмакчы булам, ни хикмәт, бәрәннәрнең күбесе тәкә булып чыга. Аллаһның рәхмәте, былтыр өч саулык булды. Әгәр аларны 100 башка җиткерә алсак, корбанлыкка саткан очракта, ел әйләнәсенә хуҗалыкка 700-800 мең сум акча кертергә була. Технологиясен саклап асрасаң, киләчәге бар. Билгеле, үз көтүлегең булса тагын да яхшы, – ди Фәнил Фазлыев.
Сарык малы, гадәттә кычкырып җәфалый. Тик бу токым колагыңны ярып керерлек итеп кычкырмый. Көтү вакытында да куып йөрисе юк, үзләре арттан ияреп йөри икән.
– Ашауга бик талымсызлар, чемченеп ашамыйлар, азыкны әрәм-шәрәм итмиләр. 6 ай асрасаң – 20-25 килограмм, 1 ел асрасаң 40-45 килограмм ит бирә. Ите майлы түгел, 5-6 айлык бозау ите кебек бик тәмле. Койрык өлешенә җыелган майдан, мөселманнар өчен менә дигән хәләл һәм бик тәмле “сало” ясап була.
Фәнилнең сүзләрен куәтләп, җирлек башлыгы Рамил Хәйбиев тә кушылды.
– Быел Күҗәкә авыл җирлегеннән корбанга дип 12 машина белән 500-600 баш сарык алып киттеләр. Аларны Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренә барып саттылар. 30-35әр, 50-60ар баш сатучы хуҗалыклар булды. Берсе дә кире кайтмады, – диде җирлек башлыгы.
Авылда корбанлык сарык бәрәнен – 3-4, калада 10-11 мең сумга сатканнар.
– Бу сарыкларны көтүгә чыгаралармы соң? – дип кызыксынмый булдыра алмадым.
– Минемчә, сарыкны көтүгә чыгаруга караганда, үз ихатаңда тоту отышлырак. Башка токым белән кушылмасын өчен авыл көтүенә аларны чыгармыйлар, – диде ул.
Күҗәкә җирлегендә бүген сарык асраучылар – Фәйзрахман Галиев, Роберт Хәйбиев, Альберт Шәрәфетдинов... Саный китсәң, исемлекне тагын дәвам итәргә була. Адай, Югары һәм Түбән Уръяды авылларында да шәхси хуҗалыкларда сарык үрчетү белән шөгыльләнәләр.
Югары Уръяды авылында, мәсәлән, элек-электән бу малга өстенлек бирелгән. Күмәк хуҗалык булып эшләгән чорда биредә сарыкчылык фермасы гөрләп эшләгән. Ферма бетсә дә, авыл халкы канында сарык асрап көн күрү калган. Аны һәр хуҗалыкта тоталар. Табышсыз тармак булса, колхоз таркалган җирлектә, яше-карты тырыша-тырыша сарык үрчетер идемени?!
Токымлы сарыклар булганда, аннан табыш алу җае чыгып торганда, авыл халкы тик ятмый ул, эшли, тырыша. Ит токымлы мондый сарыкларны республикаавылларына махсус программа нигезендә кабат кайтарсалар, башкалар да аны бик теләп алыр иде.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 202, 29.11.2013/)