Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры кичә, ут күршеләребез - Мөслим районы тамашачыларына Рабит Батулланың "Өйләнәм, бетте-китте!» комедиясен тәкъдим итте. ⠀
Артистлар, якты юморны тормышның мөһим темалары белән оста яраштырып, пьесаның атмосферасын бик шәп итеп тапшырдылар. Җылы энергетика, җанлы образлар һәм эчкерсез хисләр тамашачыларга бик күп күңелле мизгелләр бүләк итте. ⠀
Актерларга һәм бөтен иҗат командасына ихластан рәхмәт!