Иминлек үзебездән тора

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
 

Дәүләт, көч структуралары ярдәме белән, халыкның иминлеген тәэмин итәргә тиешләр, ә менә террорчылыкка каршы көрәштә барыннан да элек гражданнар катнашырга тиеш–хуҗасыз калдырылган әйберләргә, чит кешеләрнең фатир алып торуларына, подъездларга, торак йортлар чормаларына, подвалларга үтеп керүләргә карата уяу булырга кирәк. Таныш булмаган һәм озак вакыт буш торган машиналар, торак секторда һәм административ биналар янында сәбәпсезгә ремонт эшләре алып барылуны, чит кешеләрнең предприятие, оешма эше белән кызыксынган затлар турында кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәк.

 

Ау сезоны башлану белән, хокук саклау органнары вәкилләре аучыларның игътибарлы булуларын сорыйлар: төрле гадәти булмаган күренешләргә тап булу белән полициягә хәбәр итү кирәк.. Сатучылар һәм даруханә хезмәткәрләре дә аеруча уяу булырга тиеш: таныш булмаган кешеләр сатуда бик сирәк була торган әйберләрне кайдан табыпбула икән, дип сорасалар, бу хакта шунда ук полициягә хәбәр итәргә тиеш.

 

Иминлек максатларында, шикле әйберләр тапканда, ташлап калдырылган пакет яки сумканы ачып карарга, урыныннан кузгалтырга ярамый. Табылган әйбер турында полициягә хәбәр итәргә, аны кайчан табу вакытын истә калдырырга, шулай ук аның янына кешеләрне якын китермәскә кирәк. Полиция хезмәткәре килгәнне көтеп торыгыз, чөнки сез шаһит булып торасыз. Исегездә тотыгыз: табылган әйбернең тышкы күренеше аның нәрсә өчен билгеләнгәнен яшерә ала. Шартлаткыч әйберләрне сумка, пакетларга гына түгел, ә инде тартма, уенчыкларга да яшерәләр.

 

Ата-аналар! Балаларыгызга, урамда яткан уенчыкларга кагылырга ярамаганлыгы турында аңлатыгыз. Әгәр сезгә әзерләнә торган террорчылык акты турында нәрсә дә булса билгеле булса, кичекмәстән Рәсәй ФСБ яки Рәсәй МВД органнарына хәбәр итегез.

 

ТР буенча МВДның кизү тору хезмәте телефоны: 8(843) 291-35-28, кәрәзле телефоннан–020.

ТР буенча Рәсәй УФСБның кизү тору хезмәте телефоны: 8(843) 231-45-55.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International