Ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында бүген нотариаль контора бинасында тәрбиягә бала алган гаиләләр белән очрашу узды.
Чараны район опека һәм попечительлек органнары, нотариус, мәгариф бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте һәм эчке эшләр бүлеге вәкилләре оештырды.
Очрашуның төп максаты опекада һәм попечительлектә булган балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча тәрбиягә бала алган ата-аналарга хокукый мәгълүмат бирү һәм консультацияләр бирү булды.
Төрле ведомстволар белгечләре балигъ булмаганнарның хокукларына кагылышлы законнардагы үзгәрешләрне, кирәкле документларны тутыру үзенчәлекләрен һәм бала хокукларын яклау өчен тиешле органнарга мөрәҗәгать итү тәртибен җентекләп аңлаттылар.