Яшьләр проектлары арасында Бөтенрәсәй конкурсы игълан ителде

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыгы 2013нче елның 12нче ноябреннән яшьләр проектлары арасында Бөтенрәсәй конкурсын үткәрүне игълан итте. Әлеге конкурс кысаларында Рәсәй буенча 1300дән артык яшьләрнең унышлы инициативаларына ярдәм күрсәтү планнаштырыла.

Конкурсның максаты булып, инновациялар эшләп чыгаручы, эшмәкәрлек осталыгы булган, актив граждан позицияле, проектлар белән идарә итә белгән яшьләрнең санын арттырып, Рәсәй яшьләре арасында көндәшлекне үстерү тора.

Конкурска заявкалар 12нче ноябрьдән 12нче декабрьга кадәр www.росмолпроект.рф электрон сайтында кабул ителә. Конкурста катнашырга 14-30 яшьлек актив яшьләр (физик затлар) чакырыла.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International