Татар Суыксу  авылында милли көрәш буенча турнир узды

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Татар Суыксу  авылында милли көрәш буенча турнир узды. Шагыйрь, прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Роберт Сәләхиев истәлегенә багышланды ул. Биредә гомер буе яшәгән һәм туган як хакына фидакарь хезмәт иткән кешелщрнеж берсе ул.

Татар Суыксу авылы халкы спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәте белән билгеле. Инде күп еллар дәвамында авылда танылган табиб Зифа Гаязова истәлегенә чаңгы ярышлары уза, ә Яңа ел каникуллары вакытында авыл халкы гадәттәгечә волейбол турнирына җыела. Хәзер бу күркәм спорт традицияләренә көрәш буенча турнир да өстәлде. Бу чараларның барысы да "Россия спорты" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

⁣Катнашучыларны район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов сщламлщде. Ул авыл халкына сәламәт яшәү рәвеше идеяләрен актив хуплаулары өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да озын еллар, нык сәламәтлек һәм спортта җиңүләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International