Бүген район башкарма комитетының утырышлар залында “Бердәм Россия” сәяси партиясе Актаныш җирле бүлегенең XXI конференциясе булып, аңа авыл җирлекләре башлыклары, оешма, учреждение җитәкчеләре, партия тарафдарлары чакырыпган иде.
Конференциянең көн тәртибендә Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясенең XIV съезды карарлары яктылыгында 2014 елда Актаныш җирле бүлеге алдында торган бурычлар һәм җирле политсовет составына үзгәрешләр кертү каралды.. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе буенча Актаныш җирле бүлегенең секретаре, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев чыгыш ясады. Ул делегатларга “Бердәм Россия” сәяси партиясе башлаган һәм районда үткәрелә торган проектлар, районның социаль-экономик күрсәткечләрен яхшырту буенча алда торган бурычлар турында сөйләде. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде