Бәхет өчен күп кирәкми

2025 елның 25 октябре, шимбә

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында бүген “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Ялалова лилия Мәүләви кызының юбилей кичәсе узды.

Күркәм тантанада район башлыгы Ленар Зарипов, Казан шәһәренең Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, танылган җырчыбыз Венера Ганеева, күрше Мөслим районы вәкилләре, Лилия ханымның якыннары, туганнары, укучылары һәм хөрмәт итеп, зал тутырып килгән райондашларыбыз катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International