Мәрхәмәт һәм хөрмәт

2013 елның 29 ноябре, җомга

Район инвалидлар ункөнлеге 3 декабрь көнне старт ала. Район җитәкчеләренең авыллардагы инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары белән очрашудан башланачак ул. Ул көн – Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне.

 
 

3 декабрь – Белем көне. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре узачак. Инвалид яшьләр белән чаралар үткәрелә (“Яшьлек” мәдәни үзәге, 14 сәгатьтә).

 
 

4 декабрь – Театр көне. Инвалид балалар өчен спектакль күрсәтеләчәк (“Яшьлек” мәдәни үзәге, 13 сәгатьтә).

 
 

5 декабрь – Мәрхәмәт һәм күңел җылысы көне. Оешмалары булмаган инвалидлар өчен “Гәрәбә” клубы концерты. (“Яшьлек” мәдәни үзәге, 10 сәгать).

 
 

6 декабрь – Спорт һәм сәламәтлек көне. Бөтен төр категория инвалидлар катнашында спорт ярышлары (Балалар иҗат үзәге, 9 сәгать).

 
 

7 декабрь – “Без сезгә ярдәм итәрбез” акциясе көне. Бушлай мунча хезмәте.

 
 

9 декабрь – Игътибарлылык көне. Авыл җирлекләрендә, хезмәт коллективларында инвалидларны хөрмәтләү.

 

Пучы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен район мәдәният хезмәткәрләре концерты (13 сәгатьтә)

 
.

10 декабрь – Игелек һәм хәйрия көне. Район мәдәният йортында Игелек марафоны үткәрү (10 сәгать).

 
 

Декада дәвамында урын өстендә ятучы инвалидларга, инвалид балаларга медицина каравы үткәрү өчен табиб бригадаларының авылларга чыгуын оештыру; “Без сезнең белән!” девизы астында, урын өстендә ятучы инвалидларның өйләренә бару, аларның яшәү шартларын өйрәнү, ихтыяҗларын ачыклау; мәктәп укучылары белән хезмәт коллективлары булмаган инвалидларның өйләрендә булу, хуҗалыкларында ярдәмләшү чаралары үтәчәк; сәламәтлекләрен ныгытуда район үзәк хастаханәсе профилакториендә дәвалау планлаштырыла.

 
 
Чыганак: «Актаныш таңнары” газетасы № 87, 29 ноябрь
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International