Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбе курсантлары бүген тантаналы рәвештә ант кабул итте.
Чарада район башлыгы Ленар Зарипов, район прокуроры Линар Ибрагимов, район мобилизация булеге башлыгы, район ГСВГ ветераннары командиры Нәсим Заһертдинов һәм күп санлы кунаклар, балаларның ата-аналары катнашты.
Ленар Зарипов курсантларны истәлекле көне белән тәбрикләп уңышлар теләде һәм әлеге чараның, Ватанны саклаучылар елында узуын ассызыклап, Бөек Ватан сугышында фашизмга каршы көрәшкән бабаларыбыз, бүгенге көндә илебез тынычлыгын яклап махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез рухына тугры калып, белем алырга, Туган илебезнең чын патриотлары булып үсүләрен теләде.