Актаныш районында 2009-2011 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика беренчелегенә старт бирелде. Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогы исемен йөртүче ярыш инде 26нчы мәртәбә уздырыла.
Быел ярышларда 46 командадан 447 атлет катнаша. Алар арасында 17се спорт мастерына кандидат исеменә ия. Үз осталыкларын күрсәтергә Татарстанның төрле районнарыннан яшь көрәшчеләр генә түгел, күрше Башкортстан спортчылары да килгән иде.
Ярышлар авырлыгына карап 11 категориядә бара: 36 килограммнан алып 80+ килограммга кадәр. Ярышларны гадел уздыруны 32 арбитр күзәтә.
Турнир мавыктыргыч һәм киеренке булыр дип көтелә, чөнки көрәш келәмендә иң әзерлекле яшь атлетлар очрашачак.