Ел саен үткәрелә торган “Хезмәт кешесенә дан” яшь комбайнчылар республика конкурсына Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында 23 ноябрьдә йомгак ясалды.
Исегезгә төшерәбез, I этап (районныкы) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре белән берлектә уңыш җыеп алу чорында уздырылды.
Соңгы этап ике турда уздырылды – теория һәм практика буенча. Конкурста катнашучыларның эшләре шәхси исәп кәгазьләре буенча бәяләнде һәм урып-җыю вакытында башкарылган эшләр, теоретик һәм практик әзерлек тә исәпкә алынды.
Конкурс йомгаклары буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
«Иң күп суктыручы» номинациясенә Сарман муниципаль районыннан Рамиль Агелтдинов ия булды.
Катнашучылар арасыннан иң күп стажлысы безнең районнан Диларис Мөхәммәтшин булды.
Призлы (1, 2, 3) урыннарны алган катнашучылар Дипломнар һәм призлар, шулай ук Казан дәүләт аграр университетының бюджет бүлегенә конкурссыз керү өчен сертификатлар алдылар.