Бүген Әлмәт шәһәрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу өчен барлык муниципаль берәмлекләрнең башлыклары җыелды. Киңәшмә алдыннан алар өчен Әлмәт шәһәре буйлап экскурсия оештырылды. Чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Барыев катнашты.